Барлык яңалыклар
Новости
16 ноябрь 2023, 10:00

Авыл өчен кадрлар әзерли

Бәләбәй механикалаштыру һәм электрлаштыру көллияте күпьеллык тарихында ил икътисадының әйдәүче тармаклары өчен  14 меңнән артык квалификацияле белгечләр әзерләгән. Бүген дә белем бирү учреждениесе республиканың агросәнәгать комплексы өчен төп кадрлар әзерләү үзәге булып кала.

Авыл өчен кадрлар әзерли
Авыл өчен кадрлар әзерли

Көллият директоры урынбасары Петр Николаев билгеләвенчә,  Дәүләкән шәһәрендә, Бишбүләк, Ярмәкәй авыллары филиаллары белән бергә монда көндезге һәм читтән торып уку бүлекләрендә бүген 1500дән артык кеше укый. Авыл хуҗалыгы, шулай ук машина төзелеше, транспорт, хезмәтләндерү өлкәсе өчен җиде һөнәр һәм сигез белгечлек буенча кадрлар әзерләнә. Ел саен 400 яшь белгеч чыгарыла.

Укытучылар составы 164 педагог тәшкил итә, аларның 91 е –   югары кваалификация категориясенә, 20 – РФ Мәгариф миниистрлыгы, 27 – БР Мәгариф һәм фән министрлыгы , 7 – РФ Авыл хуҗалыгы министрылыгы, 26 – БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы наградаларына ия.

Укытуның югары  дәрәҗәдә булуын студентларның һөнәри осталык буенча республика һәм бөтенрусия масштабындагы иҗади конкурсларда казанышларга  ирешүләре раслый.

Укуда һәм чараларда иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән студентлар ел саен Башкортстан Республикасы Башлыгы, Башкортстан Республикасы һәм Русия Федерациясе Хөкүмәтләренең стипендиатлары булалар. Һөнәри осталык конкурсларында призлы урын яулаган студентлар  үз провидьләре буенча предлприятиеләргә  эшкә урнашалар.

Римма Солтанов материалы буенча Зәйфә Салихова әзерләде.


Авыл өчен кадрлар әзерли
Авыл өчен кадрлар әзерли
Авыл өчен кадрлар әзерли
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: