Барлык яңалыклар
Новости
16 ноябрь 2023, 16:00

Башкортстанда яңа ел калачыклары барлык муниципалитетларда бер үк вакытта ачыла

Башкортстанда яңа ел калачыклары барлык муниципалитетларда бер үк вакытта ачыла. Республика Башлыгы хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә датаны үзләрендә билгеләү һәм шушы вакытта бәйрәм калачыкларын ачу бурычын йөкләтте.

Башкортстанда яңа ел калачыклары барлык муниципалитетларда бер үк вакытта ачыла
Башкортстанда яңа ел калачыклары барлык муниципалитетларда бер үк вакытта ачыла

– Безгә Яңа елга әзерләнә башларга вакыт, – диде Радий Хәбиров. – Ятим, шулай ук  әти-әнисе хезмәт иткән яки һәлак булган балалар категориясе безнең игътибар үзәгендә булырга тиеш.

Республика җитәкчесе мәдәният һәм мәгариф министрлыкларына киләсе дүшәмбе бу тема турында җентекле мәгълүмат бирергә кушты.

“Башинформ” хәбәр иткәнчә, 2024 елда яңа ел каникуллары 10 көн дәвам итә.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: