Филармонияга кергәч, артист бер тубыгына тезләнде. Музыкантны ул яратып башкарган “Әлдә син бар әле дөньяда” җырын курайда уйнап каршы алдылар.
Очрашуда мәдәният министры Әминә Шафикова, учреждение җитәкчелеге һәм артистлары катнаштылар. Хәрби киемдә сәхнәгә күтәрелгәч, Радик үзенең хезмәте хакында сөйләде һәм “Башкортстан полкы маршы”н башкарды. Сүзләрен 7 нче мотоукчылар ротасы командирының хәрби-сәяси эшләр буенча урынбасары Олег Миңлегалиев, ә көен Башкортстанның атказанган артисты Олег Жданов язган.
– Мин генерал Таһир Кусимов исемендәге өченче батальон взводында хезмәт итәм, аның исемен зур горурлык белән йөртәбез. Санитар һәм ашыгыч ярдәм водителе вазифасын үтим. Гомеремдә дә мондый машина йөрткәнем юк, Ватан “кирәк” дигәч, рульгә утырдым, – диде Радик Динәхмәтов. - Алла боерса, җиңү белән кайтырбыз, тагын тынлы оркестрда рәхәтләнеп эшләремен.