Барлык яңалыклар
Новости
17 ноябрь 2023, 11:00

. Газетаны дустың ит!

Әле, мәгълүм булуынча, 2024 елга һәм аның беренче яртыеллыгына газета-журналларга язылу бара.

Яшерен-батырын түгел, мәгълүмат кыры чиксез,  аның чаралары күп булганлыктан, бөтен илдә вакытлы басмаларның, шул исәптән “Бәләбәй хәбәрләре”нең дә тиражы артуга таба түгел. Төп сәбәпләрнең берсе, әлбәттә, мәктәпләрдә, уку йортларында туган татар теленең юк кимәлендә укытылуы. Кайберәүләр, туган телне гаиләдә өйрәнергә кирәк, диләр. Кызганычка каршы, җәмгыятьтә аның кирәге юк  дигән фикер үз эшен эшләде –  бүгенге буын ата-аналар үзләре дә туган телне белми, иң аянычы, аны кирәксенми.

Менә шушы шартларда да газетаны ничек тә саклап каласы, укучылары санын арттырасы иде. Рәхмәт, басманы еллар буе алдырып, укып килгән тугры укучыларыбыз да, аның киләчәге өчен борчылган милләттәшләребез дә бар безнең.

Якын көннәрдә бер төркем татарлар җыелып,  газетага язылу җәһәтеннән  Бәләбәй шәһәр-районы татарлары арасында пропаганда алып бару мәсьәләсен карадылар. Бөтендөнья конгрессының Бәләбәй бүлекчәсе җитәкчесе Рәсүл Гәрәев, иң актив татарларымыз Нурмөхәммәт Хөсәенов, Флүр Яһудин уку оешмаларына һ.б. барып сөйләшергә булдылар. Эшнең нәтиҗәсе булыр, тираж, укучылар артыр дип өмет белдерәләр алар..

Хөрмәтле укучылар, сез дә читтә калмагыз, якыннарыгызга, күршеләрегезгә  “Бәләбәй хәбәрләрен”  яздырып бүләк эшләгез. Шәһәр-район өчен татар телендәге бердәнбер газетабызны дустыбыз итик!

Бер уйласаң, газетабызга язылыйк дип өндәү дөрес тә түгел сыман,  үзен татар халкының бер бөртеге итеп исәпләгән һәркем аны туган телне саклауга үзеннән аз гына өлеш кертү, намус эше дип кабул итәргә  тиеш.

Бергә булыйк! Бердәм булыйк!

Газетага язылу бәясе

Редакциядә: 6 айга – 240 сум, бер елга – 480 сум.

Үзәк почта бүлекчәләре аша: 6 айга – 322 сум 68 тиен, бер елга – 582сум 52 тиен.

Зәйфә Салихова.

Автор фотосында: “Бәләбәй хәбәрләре”нең тугры дуслары Рәсүл Гәрәев белән Флүр Яһудин.

 

.  Газетаны дустың ит!
. Газетаны дустың ит!
Автор:Алексей Петров  
Читайте нас: