Новости
17 Ноября 2023, 07:00

Илебезнең төп Кыш бабаеннан ешрак нинди бүләк сораулары билгеле булды

Бөек Устюгтагы Кыш бабайның почта тартмасына балалардан һәм өлкәннәрдән 234 меңгә якын хат килгән. Шуларның – 2024 е – чит илләрдән, 231 772 се Русиядән, дип хәбәр иттеләр яңа ел тылсымчысы резиденциясендә. Быел Бөек  Британиядән, Ирландиядән, Черногориядән хатлар бар.

Добавить в предпочтительные источники Google
Илебезнең төп Кыш бабаеннан ешрак нинди бүләк сораулары билгеле булдыИлебезнең төп Кыш бабаеннан ешрак нинди бүләк сораулары билгеле булды
Илебезнең төп Кыш бабаеннан ешрак нинди бүләк сораулары билгеле булды

Хатта иң еш теләнгән теләк – тыныч күк йөзе. Үзенчәлекләренә килгәндә, суперкөчле булу, хыялларны тормышка ашыру өчен эшләпә, ике метрлык киндер һәм башкалар.

Кыш бабайның ярдәмчеләре әйтүенчә, Яңа елга күбрәк гаджет, йомшак уенчык, лего, роботлар кебек бүләкләр сорыйлар. Өлкәннәр фатир, машина, үзенең мәхәббәтен очрату турында хыяллана.

Кыш бабайга бүләккә мамыктан, катыргадан һәм пластиктан төрле әйберләр эшләп җибәрәләр, шулай ук фетрдан конвертлар тегеп, аларны төрлечә бизиләр.

Фото:«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы архивы

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас