Барлык яңалыклар
Новости
17 ноябрь 2023, 10:00

Мавыктырды бу шөгыль

Без, татар гимназиясенең 9 б сыйныфы укучылары, класс җитәкчебез Регина Әхлис кызы Гомәрова белән файдалы чарада катнаштык. Ул Пушкин картасы буенча “Урал-батыр” милли-мәдәни үзәгендә оештырылды. Нинди дисезме? Бик тә иҗади тегү эше чарасы.

Мавыктырды бу шөгыль
Мавыктырды бу шөгыль

 Кызлар белән Гөлсинә Вәлиева, Инна Чернова апалар, ә малайлар белән ЕкатеринаТимофеева апа эшләделәр. Без хуҗалык сумкасы, ягъни азык-төлек, кирәк-ярак  йөртү букчасы, заманча өйткәндә, шоппер тегәргә өйрәндек.

Үзебез тукымадан кирәкле үлчәмдә булачак букчаны кистек, тепчеп чыктык, тоткаларын әзерләдек. Ә тегү машинасында тегәргә Инна Хәниф кызы булышты. Букчаны татар милли орнаменты белән бизәү иң мавыктыргычы эш булды. Бу эшкә иҗади килдек, нәтиҗәдә шопперлар бик матур һәм һәркемнеке тик үзенчә килеп чыкты. Кирәк- ярак йөртергә дә җайлы, бүләккә дә шәп. Шулай итеп, яңа – тегүче һөнәрен үзләштерә башладык дияргә була.

Малайлар да бик тырыш икән. Алар иллә дә матур беләзекләр үрделәр. Моның өчен бары тик төрле төсләрдәге җепләр һәм Екатерина Юрьевнаның өйрәтүе генә кирәк булган. 

Киләчәктә нинди һөнәр сайларга, нинди шөгыль кызыклырак? Эш барган арада классташларым шушы хакта җанлы әңгәмә дә кордылар.

Кыскасы, вакытыбызны бик файдалы һәм күңелле үткәрдек без.

Ирина Суфиянова, гимназиянең 9 б сыйныфы укучысы. 

 

Мавыктырды бу шөгыль
Мавыктырды бу шөгыль
Мавыктырды бу шөгыль
Мавыктырды бу шөгыль
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: