Башкортстан Республикасының мәдәният министрлыгы ярдәмендә “Мәҗит Гафури – XXI гасыр” мәдәният фонды (директоры Люция Камаева) оештырган бу истәлекле концертта музыка сәнгате дөньясында танылу яулаган БР сәнгать осталары, БР театр эшлеклеләре, БР Язучылар союзыннан вәкилләр, шулай ук Казаннан күренекле композитор Луиза Болгари белән яшь җырчы Сәйдә Мөхәмәтҗанова, Наркис Янтури (Чиләбе шәһәре), Пу Цзиньцюань (Кытай), “Амаль” вокаль ансамбле (Уфа шәһәре) белән бергә Бәләбәйдән “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының (җитәкчесе Галия Әхмәтшина) шул исемдәге вокаль ансамбле дә катнашты һәм лаеклы чыгыш ясады.
Ансамбль кызлары Мәҗит Гафури сүзләренә “Май ае” җырын башкарып, тамашачы мәхәббәтен яуладылар. Бу җырның көен вокаль ансамбльнең җитәкчесе, музыкант Зөлфирә Әүбакирова иҗат иткән, ул үзе үк баян партиясен алып барды.
Мәҗит Гафуриның “..гә” сүзләренә Зөлфирә Хәбип кызы иҗат иткән романсны авторның рояльдә уйнавына кушылып Сәйдә Мөхәмәтҗанованың башкаруы көтелмәгән яңалык, югары музыка сәнгате үрнәге булды дисәм, ялгышмам, мөгаен. Яшь җырчының чишмәдәй чылтырап торган тавышы, сөю хисен дулкынландырырлык итеп биргән көй һәркемнең күңеленә хуш килде.
– Бәләбәй кызлары чараның чын бизәге булдылар, – дип югары бәяләделәр җыр сәнгате белгечләре.
Чарада катнашып, аның мәртәбәсен күтәрүгә үз өлешен керткән “Ак калфак” оешмасы вокаль төркеме – Башкортстан Республикасының “Мәҗит Гафури- XXI гасыр” мәдәният фонды” төбәк иҗтимагый оешмасының Дипломы белән бүләкләнде. Ә композитор, республикада Мәҗит Гафури иҗатын пропагандалауга зур өлеш керткән Зөлфирә Әүбакирова исә Мәҗит Гафури исемендәге премиягә һәм медальгә лаек булды.
***
Кайда да булса бару, үзеңнән бигрәк туган төбәгеңнең талантлы як икәнен күрсәтү
өчен транспорт табу һәрчак проблемага әйләнә. Әмма хәлне аңлаган изге күңелле җитәкчеләр бар ул, бар. Бу юлы кызлар Уфага Бәләбәй шәһәренең 13 нче санлы коррекцион мәктәбе автобусы белән бардылар.
– Барып чыгыш ясап кайтырга транспорт табар өчен күпләргә мөрәҗәгать итәргә туры килде. Мин бөтен коллективыбыз исеменнән мәктәп җитәкчесе Лилия Риф кызы Имаевага, автобус йөртүче Сергеев Вячеслав Николаевичка чиксез рәхмәтләребезне белдерәм, – ди Галия ханым Әхмәтшина.
Әйе, бер-беребезгә ярдәм кулы сузу – гасырлар буе искерми торган иң күркәм сыйфатларның берсе. Кызганычка, ул кайчак тик сүздә генә булып кала...
... Ә кызлар, афәрин! Котлыйбыз! Яңадан-яңа уңышлар юлдаш булсын.
Зәйфә Салихова.