Ел саен монда ноябрь айларыннан һәр класс уку оешмасы сәхнәсендә “Аулак өй” күренешен сәхнәләштереп күрсәтә башлый. Ул яшьләрнең аулак өйдә бергә җырлап-биеп, уеннар уйнап һ.б. матур итеп кич утыруыннан гыйбарәт. Бу чара инде гимназиянең байтак еллар яшәп килгән матур традициясенә әйләнде, укучылар аңа бик теләп әзерләнәләр, бер класс та икенче класс чыгышын кабатламаска тырыша, һәм, иң мөһиме, бу чарада катнашмаган бер генә укучы да калмый.
Быел 16 ноябрьдә “Аулак өй”не бәйрәмчә ачу 4А классына тәтеде. Атна саен бер класс үз “Аулак өе”нә чакырачак.
Укучылар онытылган уеннарны уйнадылар, милли йолаларны, гореф-гадәтләрне бик оста күрсәттеләр. Бәйрәм чарасы, әлбәттә, җырларга, биюләргә бай булды. Тамашаны кылганнар бик канәгать калдылар.
Зәйфә Салихова.