Бүгеннән алып “Туры линия” башланганчы сорауларны төбәк җитәкчесенә юлларга мөмкин. Моны ике төрле эшләп була:
беренчесе – социаль челтәрләр аша: Радий Хәбировның “ВКонтакте” һәм “Одноклассники”дагы сәхифәләрендәге постлары астында язу калдырып;
икенчесе – төбәк җитәкчесенең рәсми сайты аша: моның өчен видеосорауны махсус бүлеккә урнаштырырга кирәк.
Социаль челтәрләрдә сораулар эфир барышында да кабул ителәчәк. Ә видеосораулар төбәк җитәкчесенең рәсми сайтында 28 ноябрьнең 19.00 сәгатенә кадәр кабул ителә.
Радий Хәбиров сорауларга 29 ноябрьдә БСТ, “Россия 24”, “Башкортостан 24”, “Вся Уфа”, “Сәләм” телеканалларының туры эфирында, “Юлдаш” һәм “Радио России” радиостанцияләрендә, социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә җавап бирәчәк.
“Туры линия” 19.00 сәгатьтә башлана.