Барлык яңалыклар
Новости
21 ноябрь 2023, 12:00

Башкортстан Башлыгына халыкара хезмәттәшлеккә керткән өлеше өчен награда тапшырылды

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русиянең чит илләр министры Сергей Лавров белән очрашты. Алар төбәкнең тышкы икътисади бәйләнешләрне үстерү мәсьәләләрен тикшерде, дип хәбәр итә Башкортстан Республикасы Башлыгының матбугат хезмәте.

Башкортстан Башлыгына  халыкара хезмәттәшлеккә керткән өлеше өчен награда тапшырылды
Башкортстан Башлыгына халыкара хезмәттәшлеккә керткән өлеше өчен награда тапшырылды

Русиянең Чит ил эшләре министрлыгы җитәкчесе билгеләвенчә, Башкортстан илнең дус дәүләтләр белән хезмәттәшлеген ныгытуга әһәмиятле өлеш кертә.

“Халыкара чаралар үткәрү өчен яхшы мөмкинлекләр булдыруыгызны бәһалыйбыз. Киләсе елда Русия һәм Казахстанның чираттагы төбәкара хезмәттәшлек форумын югары дәрәҗәдә үткәрерсез дип ышанабыз”, – диде Сергей Лавров.

Очрашуда Сергей Лавров Радий Хәбировка күкрәккә тага торган “Халыкара хезмәттәшлеккә керткән өлеше өчен” билгесен тапшырды. Республика җитәкчесе Русиянең чит ил эшләре министрына югары бәһа өчен рәхмәт белдерде һәм тышкы икътисади бәйләнешләрне ныгытуның республикабызны үстерүдә өстенлеккә ия булуын билгеләде.

Фото:Олег Яровиков

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: