Барлык яңалыклар
Новости
21 ноябрь 2023, 10:00

Каза урап уза күрсен

Ел саен ноябрьнең өченче якшәмбесендә бөтен дөньяда Юл аварияләре корбаннарын искә алу көнен билгелиләр. Бу көнне инде арада булмаганнарны, юл-транспорт вакыйгаларында югалткан якыннарны искә алалар.

Каза урап уза күрсен
Каза урап уза күрсен

Юлда-транспортта имгәнү – дөньяда яшь кешеләрнең, балаларның  вафат булуына  китергән төп сәбәпләрнең берсе. Һәр көнне юлда аварияләр нәтиҗәсендә 3, 5 мең кеше һәлак була. Елына югалтулар 1, 2 миллионнан артык һәлак булган һәм 50 миллион тирәсе җәрәхәтләнгән кеше тәшкил итә.

 Әлеге фаҗигале дата алдыннан Башкортстан Республикасы буенча ямансу статистика белән республика дәүләт ЮХХДИ  башлыгы Владимир Севастьянов уртаклашты. Аның сүзләренчә, көзге-кышка чор башлану белән җәяүлеләргә бәрелү очраклары ешайган – 6 сыннан 12 ноябрьгәчә генә БР территориясендә җәяүлеләр катнашлыгында 24 юл-транспорт вакыйгасы булган, анда биш кеше һәлак булган һәм 20 кеше имгәнү алган.

Төп сәбәпләр исәбендә: исерек килеш руль артына утыру, машина юлында булу һәм киемдә яктылык чагылдыручы элементларсыз тәүлекнең караңгы вакытында юл аша чыгу.

Бәләбәй райоынында юл-транспорт имгәнүе белән хәлләрничек? Бу хакта ЮХХДИның урындагы бүлегендә бәян иттеләр.

2023 елның өч аенда райогн автоюлларында 136 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, бу 2022 елның шушы чорындагыдан 36 га кимрәк. Каза күрүчеләр саны да азайган  – 14тән 12 гә кадәр. Былтыр аварияләрдә дүрт кеше һәлак булган, быел, бәхеткә, һәлак булучылар юк.

Бу гади саннар гына түгел, бу имгәнгән язмышлар, гаиләләр һәм якыннар өчен кайгы-хәсрәт, әнине, әти, баланы югалту.

Авариялелекне азайту максатында инспекторлар искәртү рейдлары оештыруны  дәвам итәләр. Быел йөздән артык оператив- проифлактик чаралар уздырылган да инде. ДАИ хезмәткәрләре балаларга юл кагыйдәләрен өйрәтү өчен мәгариф учреждениеләренә баралар. Әйтик, бу атнада автоинспекторлар мәктәләрдә һәм балалар бакчаларында ата-аналар җыелышларында “Баланы юлда баләдән ничек сакларга?” темапсына әңгәмәләр уздыралар.

“Безнең юлларда хәл яхшы якка үзгәрер, ә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү бурыч кына түгел, ә хәрәкәттә катнашучы һәркемнең эчке ихтыяҗына әйләнер дип ышанасы килә”, – диләр Бәләбәй районы буенча ЮХХДИ бүлегендә.

Регина Фәизова.

Фото БР буенча ДЮХХДИ.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: