Барлык яңалыклар
Новости
21 ноябрь 2023, 13:00

Уфада “Идел” Халыкара башкорт һәм татар җыры фестивале узды

Фестивальдә татар һәм башкорт телләрендә җырлаучы сәнгать югары уку йортлары студентлары һәм аны тәмамлаучылар халык, эстрада, академик һәм автор җыры номинацияләрендә катнаштылар.

Уфада “Идел” Халыкара башкорт һәм татар җыры фестивале узды
Уфада “Идел” Халыкара башкорт һәм татар җыры фестивале узды

Бәйрәм кунакларын Васил Шәйхразыев исеменнән Данис Шакиров сәламләде һәм "Фармленд" ширкәте генераль директоры, иганәче Аделя Кальметьевага Бөтендөнья татар конгрессының "Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен" медален тапшырды. Шулай ук Данис Шакиров “Идел” халыкара башкорт һәм татар җыры фестиваленең төп оештыручысы Лилия Әхмәтовна Бадамшинага зур рәхмәтләр җиткерде.

Фестивальнең максаты – башкорт, татар халык һәм эстрада җырларын пропагандалау, шулай ук Россиянең башка төбәкләре һәм чит илләрдә яшәүче башкаручылар, җыр авторлары белән иҗади элемтәләр урнаштырудан гыйбарәт.

Башкортстан татарлары конгрессы

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: