Барлык яңалыклар
Новости
21 ноябрь , 11:00

Яугирләр өчен өй тукмачы әзерләделәр

Җәмәгать хәбәрчесе РаушанияГайсина хәбәр итүенчә, Мәтәүбаш авылында “Солдатка йорт тукмачы” акциясе узды

Яугирләр өчен өй тукмачы әзерләделәр
Яугирләр өчен өй тукмачы әзерләделәр

Гуманитар акциядә Нурия апа Шәймарданова, Зөлфирә Гомәрова, Әлфия Булатова, Әминә Мөхәмәдиева, Зәлилә Биккинина, Клара Альмакаева, Лилия Мөхәмәдиева, Найлә Әхмәтова, Гүзәл Борисова, Татьяна Шәймарданова, Әлфия Шафикова, Рәмилә Апеева бик теләп катнаштылар.

Алар күңел җылысын, хәстәрлек һәм изге хис-тойгыларын кушып, тырышып тукмач әзерләделәр, моның өчен кирәк бөтен продуктларны  өйләреннән алып килделәр.

Тукмач басканда, җәйгәндә, кискәндә махсус хәрби оперциядә катнашучыларга исәнлек, җирдә тынычлык урнашып, тизрәк әйләнеп кайтуларын теләделәр.

Эш алай гына бетми бит әле, тукмач кипкәч, аны яхшылап контейнерларга тутырырга, урынга әйбәт барып җитү хәстәрлеген күрергә кирәк бит.  Менә бу эшкә инде мәктәпнең тугызынчы класс укучылары бик теләп тотындылар. Алар тутырган продукт – тукмач –  30 литр сыешлы өч зур контейнер булган!

Бу ярдәм читтән торып булса да, чын күңелдән, ихлас. Мәтәүбашлылар да, тынычлык өчен җан аткан бик күпләр кебек, кулларыннан килгәнчә  җиңүне якынайтуга үз өлешен кертә.

 – Акциядә катнашкан һәркемгә битарф булмаганнары өчен рәхмәт. Бергә булганда гына без теләсә нинди сынауларны да үтәчәкбез, – ди авыл мәктәбе укытучысы Раушания Гайсина, ватсапта “Авылдашлар” төркемендә.

Зәйфә Салихова.

Яугирләр өчен өй тукмачы әзерләделәр
Яугирләр өчен өй тукмачы әзерләделәр
Яугирләр өчен өй тукмачы әзерләделәр
Яугирләр өчен өй тукмачы әзерләделәр
Яугирләр өчен өй тукмачы әзерләделәр
Автор:Алексей Петров  
Читайте нас в