Барлык яңалыклар
Новости
22 ноябрь 2023, 12:00

Булмышы – русиялеләрне дөрес икмәк белән тукландыру

“Безнең икмәк” җәмгыяте директоры Диләрә Бәшәрова Уфада йомгак ясалган  Бөтенрусия  “Хатын-кыз – ел директоры” конкурсының төбәк этабында җиңүче булды.

Булмышы – русиялеләрне дөрес икмәк белән тукландыру
Булмышы – русиялеләрне дөрес икмәк белән тукландыру

Бәләбәй районы вәкиле “Сыйфатка  идарә итү өлкәсендә казанышлары өчен” номинациясендә лидер булды. 2024 елда ул Башкортстан Республикасын конкурсның Русия Федерациясе Федераль җыелышының Федерация Советы яклавында узачак бөтенрусия этабында күрсәтәчәк.

 – Диләрә Мөхәррәм кызының җиңүе – Бәләбәй районының казанышлар кумтасына лаеклы өлеш! Ул җитәкчелек иткән компания “Бәләбәй – алдан үсүче территория” резиденты булып тора һәм икмәк, икмәк-булка һәм кондитер эшләнмәләре җитештерүдә тотрыклы, уңышлы эш күрсәтә. Безнең эшкуарлар республика конкурсларында актив  катнашалар, бу шатландыра. Катнашалар гына түгел, ә җиңү яулайлар, тәҗрибәләре, уңышлары белән уртаклашалар, – диде “Хатын-кыз – ел директоры” республика конкурсы йомгакларына аңлатма биреп, район хакимияте башлыгы урынбасары, бизнес-шериф Татьяна Горденко.

 – Без илдә яшәүчеләрнең дөрес икмәк белән туклануларын телибез. Гасырлар буе яшәп килгән йолаларга таянып әби-бабаларыбыз пешергән ипи белән. Продукцияне үзебезнең чүпрә белән әзерлибез. Бөтен коллектив белән җәй елга буйларыннан колмак җыябыз. Нәкъ менә безнең уникаль производствобыз  турында бөтен Русиягә сөйләү теләге мине әлеге конкурста катнашуга этәрде. Бизнесны бөтен ил буйлап колачлау максатында без үз товар билгебезне теркәдек,  – ди Диләрә Мөхәррәм кызы.

Әйтергә кирәк, “Безнең икмәк” җәмгыяте продукциясе сатып алучылар арасында зур популярлык белән файдаланыла. Предприятенең бүгенгә Бәләбәйдә һәм Приют поселогында, шулай ук Бишбүләк районында 11 сату ноктасы бар. Тиздән  аларның икмәк-булка һәм кондитер эшләнмәләрен Кыргыз-Миякә авылында һәм Уфа шәһәренең Дим районында яшәүчеләр дә сатып ала алачаклар.

Римма Солтанова материалы буенча.

Булмышы – русиялеләрне дөрес икмәк белән тукландыру
Булмышы – русиялеләрне дөрес икмәк белән тукландыру
Булмышы – русиялеләрне дөрес икмәк белән тукландыру
Булмышы – русиялеләрне дөрес икмәк белән тукландыру
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: