Форумны ачу тантанасында Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров чараны республика партнерлары өчен аралашу, яңа контрактлар, килешүләр төзү мөмкинлеге бирә торган уникаль мәйданчык дип атады.
- Быел без биредә дөньяның 21 илен, Русиянең барлык 89 төбәген һәм Дәүләт думасы, Федерация Советы, ШОС, Русия Сәүдә-сәнәгать палатасы, РСПП, Русия таянычы, Эшлекле Русия партнерларын сәламлибез. Чарада 4 меңнән артык кеше катнаша һәм без бу атнаның һәркем өчен уңышлы узачагына ышанабыз. Биредә 50дән артык эшлекле чара уздыру планлаштырыла, һәркем үзенең аралашу даирәсен, кызыклы әңгәмәдәшләрен табачак. Без киләчәккә күз салырга һәм 25-30 елдан соң нәрсә булачагын планлаштырабыз. Киләчәкнең күп кенә трендлары инде бүген үк формалаша һәм без дөньяда, илдә һәм республикада 2050 елда булачак процессларда катнашабыз, - дип билгеләде Андрей Назаров.
- Илне кешеләр үзгәртә. Вакыт һәм язмыш безгә үсеш моделен үзгәртү генә түгел, ә Русияне Бөек илгә әйләндереп, зур технологик казаныш ясау мөмкинлеге дә бирде. Бу безнең тарихыбызда инде булган - без дөньяда беренче булып космоска очтык. Илебезнең атаклы гражданы Юрий Гагаринның: «Алга!» - дигән сүзләрен искә төшерәсем килә, - дип сәламләде чарада катнашучыларны Дәүләт думасының Төбәк сәясәте һәм урындагы үзидарә комитеты рәисенең беренче урынбасары Сергей Морозов.
- Барыгызны да Беларусь Республикасы исеменнән сәламлим. Безне Башкортстан белән бик җылы һәм дуслык мөнәсәбәтләре бәйли. Быел уртак чаралар саны бик күп, һәм мин ышанам, алар киләчәктә безнең предприятиеләр яңа производстволар булдыру һәм үзара товар әйләнешен арттыру өчен нигез булачак. Бүген Русиянең Беларуська инвестицияләре дистәләгән процентка арта һәм бу сезнең бизнесның безнең республикага ышанычы турында сөйли. Шуңа күрә барлык катнашучыларга да биредә элемтәләр табарга һәм аларны киңәйтергә, килешүләр төзергә телим, - дип сәламләде форумда катнашучыларны дустанә Беларуссия исеменнән бу илнең икътисад министры урынбасары Михаил Чеботарь.