Новости
23 Ноября 2023, 10:00

2024 ел Гаилә елы дип игълан ителде

Русия президенты Владимир Путин 2024 елны Русиядә Гаилә елы дип игълан итү турында указга кул куйды.

Добавить в предпочтительные источники Google
2024 ел Гаилә елы дип игълан ителде2024 ел Гаилә елы дип игълан ителде
2024 ел Гаилә елы дип игълан ителде

Документка ярашлы, карар гаиләне яклау һәм  традицион кыйммәтләрне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру өчен кабул ителгән.

РФ Хөкүмәтенә 27 декабрьгә оештыру комитеты төзергә һәм Гаилә елын уздыру буенча чаралар планын расларга кушылган.

Элегрәк президент аналыкны һәм балалыкны яклау өстенлекләре, шулай ук Русиядә демографик  хәлне яхшырту, гаиләләрнең яшәү сыйфатын күтәрү турында әйткән иде.

Любовь Иванова әзерләде.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас