Чараларның төп максаты – балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны, психоактив матдәләрне куллануны кисәтү, әхлаклылык тәрбияләү һ.б..
Барлык класс җитәкчеләре дә әлеге темага класс сәгатьләре һәм әңгәмәләр уздырдылар.1- 4 классларда – “Сәламәт яшәү рәвешенә – әйе!”, 5-7 классларда – “Сәламәт булырга телисеңме – бул!”, 8-9 классларда – “ Зарарлы гадәтләр турында”.
Балалар көн режимын, тән гигиенасын, дөрес туклану, спорт белән шөгыльләнү турында искә төшерделәр. “Саулыкны нәрсә җимерә, ә нәрсә ныгыта?” уены җанлы узды.
Сәламәтлек – иң төп кыйммәт, һәм сәламәт яшәү рәвеше безгә бик кирәк. Балалар менә шуны ныклап аңлады.
Зәйфә Салихова.