

Җәмәгать биләмәсен төзекләндерү проекты 650 мең сум тәшкил иткән, шулардан 100 меңе – халыктан җыелган акча, 200 мең сум – кече туган илләреннән еракта яшәгән якташларының финанс ярдәме, калган сумма – республика һәм урындагы бюджетлардан субсидияләр.
Баженованың яңа зираты ун еллар элек ачылган булган. Узган елларда агач штакетниклар черегән. Хәзер яхшы тимер койма койганнар, мөселман һәм христиан зиратлары капкалары да тимер капкаларга алыштырылган.
– Район хакимиятенә һәм авыл биләмәсенә, Баженово урта мәктәбенә, барлык авылдашларга башлангычны яклауларына рәхмәт. Күмәк көч белән без зур эш башкардык. Хәзер зират биләмәсен тәртиптә тотасы гына кала, – ди башлап йөрү төркеме җитәкчесе Игорь Смирнов.
Римма Солтанова.
Елена Петрова фотолары.