0 °С
Ачык
5- 11 сыйныф укучылары безнең яугирләр өчен туклану продуктлары, җылы киемнәр җыйдылар. Алар бик теләп кәнфитләр, куертылган сөт, җылы носкилар һәм бишбармаклар алып килделәр, тәмлекәчләр турында да онытмаганнар.
Фронттагы ир-егетләрнең сәламәтлекләрен кайгыртып, медикаментларны аерым әзерләп тутырдылар. Кызлар һәм малайлар яугирләргә хатлар яздылар, ул хатларда балаларның күңел җылысы, тизрәк исән-имин өйләренә әйләнеп кайту теләге.
Акцияне йомгаклап, “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” бердәм класс сәгате, шушы исемдәге ирекмәннәр хәрәкәтен оештыручы А.С. Рахманкулова белән очрашу узды.