Барлык яңалыклар
Новости
27 ноябрь 2023, 11:00

Республика перинаталь үзәгендә 250 меңенче сабый дөньяга килгән

Уфаның  перинаталь үзәгендә 250 меңенче сабый туган.

Республика перинаталь үзәгендә 250 меңенче сабый дөньяга килгән
Республика перинаталь үзәгендә 250 меңенче сабый дөньяга килгән

“Кечкенә Нуриман” – Гөлчәчәк Бүләкованың гаиләсендә өченче малай. Бәби 22 ноябрьдә дөньяга килгән, буе - 51 сантиметр”, – дип язды Башкортстан Башлыгы хакимияте җитәкчесе Максим Забелин куанычлы вакыйга турында. Ул ишле гаиләне сабыйлары тууы белән котлады, әти белән әнигә бәхетле, сау- сәламәт тормыш теләде.

Максим Забелин республика перинаталь үзәге табибларына һәм медицина персоналына  профессиональ ярдәм күрсәтүләре һәм яшь ата-аналар, яңа туган балалар  турында хәстәрлек күрүләре өчен рәхмәт белдерде.

Фото:Максим Забелинның социаль челтәрләре.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: