Новости
28 Ноября 2023, 06:00

Башкортстанда яшәүче пенсионер хатынны мутлашучылардан коткарган

Хаклы ялдагы хатынны телефон мошенниклары “Сезнең туганыгыз юл-транспорт авариясенә эләкте” схемасы буенча алдамакчы булганнар. Алдакчы “онык” юлда авария ясаган өчен җаваплылыктан котылырга акча сорап шалтыраткан.

Добавить в предпочтительные источники Google
Башкортстанда яшәүче пенсионер хатынны мутлашучылардан коткарганБашкортстанда яшәүче пенсионер хатынны мутлашучылардан коткарган
Башкортстанда яшәүче пенсионер хатынны мутлашучылардан коткарган

Салаватта яшәүче  кирәкле сумманы мошенниклар курьер буларак файдаланырга теләгән  таксист Рөстәм Гомәровка тапшырган. Ул акчаны Оренбургка кадәр алып барган, заказчы белән бәйләнешкә кергән, әмма сөйләшү барышында аларның мошенниклар булуын аңлаган.

Янауларга һәм бу акчадан процент тәкъдим итүләренә карамастан, Рөстәм акчаны кабат Салаватка кайтарган һәм полицейскийларга тапшырган. Акчаны беркатлы хатынга китереп биргәннәр, ә Рөстәмне актив гражданлык позициясе өчен бүләкләгәннәр.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас