Барлык яңалыклар
Новости
29 ноябрь 2023, 12:00

1 декабрьдә милек салымын түләү вакыты тәмамлана

1 декабрьдә физик берәмлекләргә 2022 ел өчен салым түләү вакыты тәмамлана, дип искә төшерделәр Федераль салым хезмәтенең Башкортстан буенча идарәлегенең матбугат хезмәтендә.

1 декабрьдә милек салымын түләү вакыты тәмамлана
1 декабрьдә милек салымын түләү вакыты тәмамлана

Сүз милеккә, җиргә һәм транспортка салым, шулай ук НДФЛ турында бара.

Салымны салым түләүченең шәхси кабинетында, “Физик берәмлекләрнең хезмәтләре порталында, терминалларда, банк һәм почта бүлекчәләрендә түләргә мөмкин. Моннан тыш, Русия Федераль салым хезмәтенең “Салым һәм пошлиналар түләү” интернет-сервисы аша башка кешеләр өчен салым түләү мөмкинлеге бар.

Өстәмә мәгълүматны идарәлекнең кызу бәйләнеш телефоны буенча алырга мөмкин: 7 (34-72) 15-10-70 (өстәмә номер 55-55) , шулай ук Федераль салым  хезмәтенең Бердәм контакт-үзәге телефоны: 8-800-222-22-22.

Фото: Карина Камаева

 

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: