

Оешманың республиканың төрле районнарда эш алып баручы бүлекләре җитәкчеләре, кызлары ел буе нинди эшләр башкарганнары, ничек яшәүләре турында бәян иттеләр, кызыклы тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Чыгыш ясаган һәр бүлек җитәкчесе сүзен Башкортстан “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Вафина Люция Ябир кызына ихлас рәхмәтләрен җиткерүдән башлады. Һәм бу урынлы да, Люция Ябир кызы инде Башкортстанның күп районнарында, ул районнарның авылларында да оештырылып эшләп килгән зур оешманың эшен җитәкче буларак оста итеп, аналарча сабырлык, зирәк акыл белән алып барып, олы ихтирам яулады. Аның һәм ярдәмчеләренең, урыннарда оешмаларның тырышлыгы, булдыклылыгы белән, бу елда әле бер, әле икенче районда озакка истә калырлык бәйрәмнәр узды, зур проектлар тормышка ашырылды. Әйтик, Туймазыда чираттагы мәртәбә “Җырлыйк әле” конкурс-фестивале, Бишбүләк районында – “Печән өсте”, Ярмәкәйдә – “Юа җыю”, Чишмә районының Ярми авылында – “Катык”, Кырмыскалы районының Кабак авылында “Калфак туе” һ.б. бәйрәмнәр һәр төбәкнең искиткеч талантлы як икәнен күрсәтте. Бәләбәй “Ак калфак” оешмасы да “Без-Тукайлы халык” дип исемләнгән телдән журнал үткәреп, чакырылган кунакларның югары бәясенә, таләпчән тамашачының җылы кабул итүенә иреште.
Чыгышлар рәсми отчет бирүгә генә кайтып калмады, җырлар, шигырьләр белән үрелеп барды. Кафе залында ихласлык, җылы сүз, күңелләр якынлыгы, соклану халәте хөкем сөрде, бүләкләр шатландырды, матурлык балкып торды. Балаларга әхлак тәрбиясе бирү, туган телебезне, динебезне, халкыбызның күркәм гореф-гадәтләрен саклауны максат итеп эшләгән аккалфакларга очрашу тагын да янып эшләү дәртен өстәде
– Бүген бу җыелышка урыннарда күз буяу өчен түгел, ә чын мәгънәсендә зур эш алып барган оешмаларның җитәкчеләре генә чакырылды. Сезнең барыгызга да рәхмәт, арытаба да бергә булып, халкыбызга хезмәт итик. Җирдә тынычлык урнашсын, балаларыбызның киләчәге бәхетле булсын, – дип йомгаклады Люция ханым, фикер алышуларны.
Сөйләшеп сүзләр бетмәгән җылы очрашу бергә истәлеккә фотога төшү һәм, әлбәттә, барыбыз бергә татар халкының гимны “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.
Бәләбәйдән очрашуда “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Галия Әхмәтшина, оешма әгъзалары Гөлфия Зиннәтуллина, Зәйфә Салихова катнаштылар.
Кич “Нур” татар дәүләт театрында “Җылак” татар фильмын карау, фильмның режиссеры Алмаз Нургалаев, төп рольне башкарган “Нур“ театры актеры Айнур Баянов белән очрашу күңел өчен зур бүләк булды.
Зәйфә Салихова.