Барлык яңалыклар
Новости
30 ноябрь 2023, 10:00

Республикада “Штраф” операциясе бара

Башкортстанда “Штраф” искәртү операциясе бара. Республика ЮХХДИның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чара 1 декабрьгә кадәр дәвам  итә. Ул штраф түләмәүчеләрне ачыклау һәм законда билгеләнгән җаваплылыкка тарттыру өчен уздырыла.

Республикада “Штраф” операциясе бара
Республикада “Штраф” операциясе бара

“Административ штрафны 60 көндә түләмәгән очракта икеләтә штраф яки унбиш тәүлеккә кадәр административ кулга алу, яки илле сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр каралган”, – дип билгеләделәр ведомствода.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар турында мәгълүматны www.gosuslugi.ru  порталындагы шәхси кабинетта, шулай ук республика дәүләт автоинспекциясе бүлекчәләрендә алырга мөмкин, дип белдерделәр Башкортстан буенча ЮХХДИда.

Фото: Башкортстан буенча ЮХХДИ

https://www.bashinform.ru/news/social/2023-11-27/v-bashkirii-startovala-operatsiya-shtraf-3539077

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: