“Бу республикабызны таныту, планнарыбыз белән уртаклашу өчен үзенчәлекле мөмкинлек. Боларның барсы да республикабызны үстерүгә булышлык итәргә тиеш””, – дип белдергән иде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә.
Радий Хәбиров катнашлыгында Республика көнен ачу тантанасын көннең беренче яртысында уздыру планлаштырыла.
Республиканың тематик көнендә зур мәдәни программа да тәкъдим ителә. Мәсәлән, бу көнне ВДНХ кунакларын “Терра кыш” фестивале, “Башкортстанда озын гомерлелек” проекты белән таныштыру, башкорт бизәнегечләрен эшләү буенча осталык дәресләре, шулай ук башкорт деликатеслары көтә. Башкорт милли киемен күрсәтү һәм зур концерт программасы да каралган.