Новости
1 Декабря 2023, 07:00

Безнекеләр шулай ул!

Татар гимназиясенең “Бәйләнештә”ге битендә хәбәр  ителүенчә, 27 ноябрьдә Уфада “Заман мәгарифенең үсеш юнәлешләре: финанс грамоталылыгыннан алып финанс культурасына кадәр” темасына X Бөтенрусия гыйльми-практик конференция узды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Безнекеләр шулай ул!Безнекеләр шулай ул!
Безнекеләр шулай ул!

Чара  педагоглар, белем бирү оешмалары, һөнәри белем бирү һәм югары уку йортлары студентлары, гыйльми хезмәткәрләр, министрлыклар, ведомстволар һәм банк сообществолары вәкилләре өчен оештырылды.

Бәләбәй районы намусын Татар гимназиясе укучылары һәм педагоглары якладылар, алар лаеклы чыгыш ясап, югары күрсәткечләргә ирештеләр.

Васильева Карина беренче урын яулады (фәнни эш җитәкчесе Л.Р. Васильева). Төрле номинацияләрдә Әхмәтова Лира, Нартдинова Диана, Юмагулова Айша җиңүгә ирештеләр (фәнни җитәкчеләре В. Шәмсетдинова).

Котлыйбыз!

Зәйфә Салихова.

 

Безнекеләр шулай ул!
Безнекеләр шулай ул!
Безнекеләр шулай ул!
Автор:Алексей Петров  
Читайте нас