Новости
1 Декабря 2023, 09:00

Бигрәк тәмле прәннек!

Бәләбәй шәһәре Үзәк Мәдәният сарае каршындагы “Акчарлак” татар җыры ансамбле җитәкчесе Рәзидә Ибатуллина хәбәр итүенчә, коллектив бер әгъзалары  өендә “Прәннек” бәйрәме уздырган.

Добавить в предпочтительные источники Google
Бигрәк тәмле прәннек!Бигрәк тәмле прәннек!
Бигрәк тәмле прәннек!

Ә бу нинди бәйрәм дисезме? Ноябрьдә бөтен дөньяда Прәннек бәйрәме дә билгеләнә икән! Уңыш җыеп алынды, иген келәтләрдә, хуҗабикәләр яңа оннан төрле тәмле ризыклар, шул исәптән прәннекләр дә пешерәләр.

Кунакчыл хуҗабикә бу бәйрәмне бергә  уздырыр, иң тәмле, телеңне йотарлык прәннек пешерү серләрен ачар өчен күршеләрен, дусларын чакырган. Бергә җырлар җырлау, табышмаклар әйтешү, уеннар уйнау бик күңелле булган. Озак утырган кунакларга ахырдан “кайту ягын карау” прәннеге таратылган.

Прәннекне өлкәннәр дә, балалар да яраталар. Бу гадәти булмаган бәйрәмне уздыру күркәм йолага әйләнсен иде.

Зәйфә Салихова.

Автор:Алексей Петров  
Читайте нас