Новости
4 Декабря 2023, 07:00

Русия властьлары бюджет хезмәткәрләренең эш хакын арттыруга 11 миллиард сумнан артык юнәлтә

Хөкүмәт бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең эш хакын арттыру өчен өстәмә рәвештә 11 миллиард сумнан артык акча юнәлтә, дип хәбәр иттеләр федераль министрлар кабинетының матбугат хезмәтендә.

Добавить в предпочтительные источники Google
Русия властьлары бюджет хезмәткәрләренең эш хакын арттыруга  11 миллиард сумнан артык юнәлтәРусия властьлары бюджет хезмәткәрләренең эш хакын арттыруга  11 миллиард сумнан артык юнәлтә
Русия властьлары бюджет хезмәткәрләренең эш хакын арттыруга 11 миллиард сумнан артык юнәлтә

 Эш президентның гражданнарның килемен арттыру турында май указларын үтәү чикләрендә алып барыла. Бюджет хезмәткәрләренең эш хакы дәрәҗәсе буенча барлык параметрлар да сакланырга тиеш, дип билгеләгән иде дәүләт башлыгы.

Финанслау аерым федераль дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре алдынгы социаль йөкләмәләрне үтәүгә дә юнәлтеләчәк.

2023 елда бюджет хезмәткәрләренең, шул исәптән укытучыларның, балалар бакчалары тәрбиячеләренең, колледж, югары уку йортлары укытучыларының, мәдәният, фән һәм саулык саклау өлкәсе хезмәткәрләренең эш хакын күтәрү өчен 36 миллиард сумнан артык акча бүленде.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас