Барлык яңалыклар
Новости
5 декабрь 2023, 12:00

Башкортстан махсус хәрби операция яугирләренә лаеклы ярдәм күрсәтә

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров туры бәйләнешне җәмгыять өчен мөһим мәсьәләләрнең берсе – махсус  хәрби операция яугирләренә һәм аларның гаиләләренә булышлык итү турында сүзләрдән башлады. Республика Башлыгының илсөярлек тәрбиясе турында мәсьәләләре буенча киңәшчесе Валентин Солодовник фикеренчә, бу очраклы түгел. Республика күләмле эшкә актив катнашты һәм ил президентының йөкләмәләрен лаеклы үти.

Башкортстан махсус хәрби операция яугирләренә лаеклы ярдәм күрсәтә
Башкортстан махсус хәрби операция яугирләренә лаеклы ярдәм күрсәтә

“Республика 20гә якын подразеделение төзеде, хәзер алар махсус хәрби операциядә катнаша. “Башкортстан” полкы, исемле батальоннар, роталар. Республика тарафыннан яугирләребезгә ныклы ярдәм күрсәтелә. Республикада яшәүчеләр электән үк кыю рәвештә Ватан сагына баскан һәм бүген без ирекле батальоннар сафына басарга теләүчеләрнең күплеген күрәбез... Алып барылган эш җәмгыятебезнең, яшьләрнең илсөярлек рухына гаять зур йогынты ясый”, – дип сөйләде “Башинформ”га Валентин Солодовник.

Фото: Валентин Солодовникның шәхси архивыннан

 

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: