Кадрлар мәсьәләсен хәл итү өчен чаралар күрелә. Әйтик, хәзер максатлы укытуга ике тапкыр күбрәк студентлар кабул ителә. Төбәк Башлыгы һәм Хөкүмәт ярдәме белән авыл укытучыларына, балалар бакчаларында тәрбиячеләргә грантлар бирелде. Тагын бер чара - хезмәт хакын арттыру.
- Хезмәт хакы күп тапкырлар арттырылачак, әгәр ул хәзер бер ставкага 16-18 мең сум тәшкил итсә, тиешле йөкләнештә бездә 1 гыйнвардан яңадан исәпләнәчәк, һәм башлангыч сыйныфлар педагогының уртача хезмәт хакы 35 мең сумнан һәм аннан да югарырак булачак, - диде Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтайның Фән, мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты рәисе Айбулат Хаҗин.
Динар Кәлимуллин фотосы