Сәламләү һәм Җиңүгә хезмәт өлеше керткән өчен рәхмәт сүзләре белән мәктәп музее җитәкчесе Зоя Биккузина авылдашлары, тыл эшчәне, хезмәт ветераны Әнисә Минегәрәй кызы Әхмәтҗановага сүз бирде.
Әнисә апа балаларга сугыш елларындагы авыр балачагы турында сөйләде. Сугыш ул чор балаларының балачагын тартып алган. Барлык михнәтләр аларның ябык кына иңнәренә төшкән. Бу сынмас-сыгылмас хатынны да язмыш иркәләми. Аның тормыш юлы җиңел булмый. Озак еллар авылда эшли, бервакытта да яшәү дәртен югалтмый. Үзенең гомер юлын бәян итеп, Әнисә апа гаилә архивында кадерләп саклаган медальләрен һәм грамоталарын, хөкүмәттән күпсанлы рәхмәт һәм котлау хатларын, шулай ук “Бәләбәй хәбәрләре” газетасыннан мәкаләләрне күрсәтте.
– Укучылар тыл эшчәненә рәхмәт сүзләрен җырлар һәм шигырьләр теле белән җиткерделәр. Очрашудан тәэсирләр, Әнисә Минегәрәй кызының хатирәләре укучыларда үткәннәр турында җанлы күзаллау, ил тарихына карата кызыксыну тудырды. Чара яшь буында рухи-әхлаки, илсөярлек хисләре булдыруда тагын бер адым булды, – дип хәбәр итте Баженово авыл мәктәбе музее җитәкчесе, башкорт теле укытучысы Зоя Биккузина.
Светлана Шириня әзерләде.