Барлык яңалыклар
Новости
7 декабрь 2023, 12:00

Тиздән, тиздән Яңа ел!

Бәләбәй районында  яңа 2024 елны каршыларга актив әзерлек башланды. Бәләбәйнең Пионер мәйданында төп шәһәр елкасы куелган да инде.

Тиздән, тиздән Яңа ел!
Тиздән, тиздән Яңа ел!

Буадан балык кына түгел, боз да чыгарырга була. Яңа ел калачыгын бизәүгә тендерны җиңгән С.Р. Үзбәков предприятиесе  хезмәткәрләре шушы эшне эшлиләр дә.

20-30 сантиметр калынлыктагы һәм 40-50 килограмм авырлыктагы боз кисәкләрен Аксаковка чыккан яктагы буада әзерлиләр. Бәйрәм сыннарын  ясауга ел саен шундый 3000 боз кисәге кулланыла.

Булачак боз тавы конструкциясе Пионер мәйданында тора да инде. Эшләнеп беткәч, биләмә хакимияте бәйрәм аттракционын сертификацияләү өчен белгечләрне чакырачак.

Һәр предприятиедә, һәр учреждениедә бәйрәм кәефе булдыру мөһим. Бәләбәйлеләр яраткан бәйрәм алдыннан йортларын бизи  дә башладылар.

“БХ” белешмәсе

БР Торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматы буенча,  республиканың яшәү пунктларында боз калачыклары 20 декабрьгә төзелеп бетәргә тиеш. Аннары аларны ачу  тантанасы булачак.

Төбәктә 1012 яңа ел калачагы җиһазларга ниятләнә, аларда 2103 чыршы куелачак, шуның 1820се –  чын, ә 283е –  ясалма, шулай ук ике мең арт-объект куярга ниятләнә.

Римма Солтанова.

Елена Петрова фотолары.

Тиздән, тиздән Яңа ел!
Тиздән, тиздән Яңа ел!
Тиздән, тиздән Яңа ел!
Тиздән, тиздән Яңа ел!
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: