

Ир кеше хатыныннан, хатын иреннән уңар. Кызганыч, бүген иреннән зарланган хатыннар, хатыныннан зарланган ирләр бик күп. Бер-береңнән зарланганчы, Аллаһ белән ике араңны тикшер: кушканнарны җиренә җиткереп үтисеңме, тыйганнардан тыеласыңмы? Бәхетле буласың килсә, бәхетле бул. Тик Раббыбыз бәхетне ислам диненә яшергән. Исламча яшәсәң, Аллаһның рәхмәтенә ирешерсең.
Балаларыннан уңар. Балалары Аллаһны бер дип таный һәм ата-ананы зурлый торган булыр. Бүген балаларыннан зарланучы ата-аналар, картлар йортына балалары илтеп ташлаган өлкәннәр шактый. Ник зарланасың? Ничек тәрбияләдең? Кеше булсын дипме, әллә кешедән ким булмасын дипме? Диннән ни өйрәттең? Хайваннарда дин юк. Динсез тәрбия — хайван тәрбиясе. Хайваннарда әти-әни дигән хис юк.
Дусларың яхшы булсын. “Фәлән кешегә генә ияреп харап булды”, — дияргә яратабыз. Миллионлы шәһәргә карта уйнаучы килеп керә икән, ул карта уйнаучыны, музыкант — музыкантны, эчүче — эчүчене, намаз укучы намаз укучыны таба. Ниятенә күрә Аллаһы Тәгалә юлына чыгарып куя. Дусларың яхшы булсын дисәң, ниятеңне дөреслә.
Аллаһ ризалыгын табарга ярдәм итәр. Эше барып чыкмады, хуҗасы начар булды, эш таба алмый, дип сөйләшәбез. Ризыкны бирүче — Аллаһы Тәгалә. Раббың кушканча яшә һәм Аңа гына тәвәккәл кыл.
Җәлил хәзрәт ФАЗЛЫЕВ вәгазеннән.
Фәнил Зарипов фотосында: тарихи мәчет мәдәрәсәсенең 130 еллыгы уңаеннан уздырылган чара сөенечле булды