Барлык яңалыклар
Новости
8 декабрь 2023, 14:00

Гомер бит ул аккан су кебек

Мәтәүбаш авылында яшәүче Рисал Насретдинов 90 яшьлек юбилеен билгеләде

Гомер бит ул аккан су кебек
Гомер бит ул аккан су кебек

Бусагалар, төрле каршылыкларны үтеп, бертуктамый ашыгып аккан елганы хәтерләтә ул адәм баласына бер бирелгән гомер. Якты, мул сулымы ул, әллә булмаса болганчык сулы, ямьсезме? Бусы инде кешенең үзеннән тора. Мәтәүбаш авылында яшәүче, күптән түгел 90 яшьлек олуг юбилеен билгеләүче  Рисал Абдаян улы Насретдиновның тормыш юлы нәкъ менә якты, матур елганы хәтерләтә. Гомеренең 90 нчы көзен ул авылның бик  тә хөрмәтле кешесе булып каршылый.

Рисал Абдаян улы инде тарихта гына калган Ташкичү авылында 1933 елның 25 ноябрендә туган, һәм монда 32 ел гомер кичергән. Мәтәүбаш мәктәбендә яхшы укыган малайны 1948 елның язында  Бәләбәйгә алты айлык хисапчылар курсларына җибәрәләр. Әмма дүрт айдан Ташкичү колхозы рәисе аны кире кайтара, чөнки элекке хисапчыны армиягә алалар. Шулай итеп, Рисал 15 яшендә хисапчы булып китә.

Күп тә үтми, 1949 елда, Рисал Абдаян улы Октябрьскийга шәһәренә китеп, слесарь-монтажчы белгечлеге буенча нефтьчеләрнең ФЗО мәктәбенә укырга керә. Укуын тәмамлагач, Кандра поселогында эшли, Октябрьскийдан Уфага кадәр бораулау вышкалары төзүдә катнаша.

1954 елда аны хезмәткә алалар. Армиядә танк мәктәбенә эләгә, танк йөртүче-механик белгечлеге ала. Өлкән сержант зваениесендә танк командирны була. Венгриядә өч ел ярым хезмәттә булырга туры килә.

Хезмәттән туган авылына, аның ярдәменә мохтаҗ әнисе белән сеңлесе янына әйләнеп кайта. Яшьлек дәрте ташып торган егетне колхоз бригадиры итеп билгелиләр. Салам түбәле, иске өйләре урынына ул авылдашлары ярдәмендә яңа йорт  сала.

1959 елда җаваплы, намуслы, хисапчы тәҗрибәсе дә булган Рисалны Мәтәүбашка бухгалтер ярдәмчесе итеп эшкә чакыралар. 1962 елда ул баш бухгалтер булып эшли башлый һәм читтән торып ике еллык бухгалтерлар курсын бик яхшыга тәмамлый.

Белемле, чибәр егет  һәм авылның бер сылуы Мөршидә Хафизетдин кызы өйләнешеп, матур гаилә корып җибәрәләр. Рисал Абдаян улы белем алуын дәвам  итә – колхозның партком секретаре булып эшләгәндә Мәтәүбашның кичке мәктәбендә 10 нчы класста укый. 1966 елда ул Чиләбегә совет-партия мәктәбенә җибәрелә, аны да ул бик яхшыга тәмамлый. Белемле яшь кадрны “Чапаев” исемендәге колхоз рәисе вазыйфасына тәгаенлиләр. Колхоз зур була: 15 авыл, ике авыл советы , әлбәттә, шушы кадәр хуҗалыкны алып бару җиңел булмый. 1971 елда Рисал Абдаян улы катып авырып, инвалидлык ала һәм туган авылына кайтырга мәҗбүр була. Беркадәр әл-хәл алгач, шушы ук елның көзендә  Мәтәүбаш авылында “Авангард” колхозының баш бухгалтеры булып эшкә чыга һәм бу 1994 елга кадәр, хаклы ялга чыккач та, баш бухгалтер булып эшли. Рисал Насретдинов районда иң көчле бухгалтерларның берсе була.

Рисал Абдяан улы гаиләчел кеше, яхшы әти, алар җәмәгате Мөршидә апа белән, яхшы тәрбия биреп, өч бала тәрбияләп үстерәләр.

Күркәм кешелек сыйфатларына ия, игътибарлы, якты күңелле Рисал Абдаян улын  авылдашлары ихтирам итә. Олы яшьтә булуына карамастан, ул авыл тормышы белән кызыксына, авыл өчен әһәмиятле проектларны гамәлгә ашырганда читтә калмый.

 –  2023 елгы урындагы башлангычларга ярдәм программасы чикләрендә “Балаларга уен мәйданчыгы сатып алу һәм урнаштыру” проектын тормышка ашырганда, күп авылдашлар кебек, ул да үз өлешен кертте, хәтта билгеләнгән суммадан артык та, – ди мәктәп укытучысы Раушания Гайсина.

Кызганычка күрә, Мөршидә апа байтактан инде мәрхүм, улы Радик та яшьли генә әрәм булды. Рисал Абдаян улы авылда үзе генә яши, Шаровкада яшәүче кызы Резеда, Уфадан улы Радмир гаиләләре белән бик еш кайтып, тәрбия күрсәтәләр,  юбилее уңаеннан да барсы бергә җыелып, әтиләренә күңелле бәйрәм оештырдылар.

Фотоларда: Авыл биләмәсе башлыгы Нәзир Гайсин район хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев исеменнән юбилярны котлый һәм бүләк тапшыра.

Рисал Насретдинов. Яшь чак – матур чак...

 

Гомер бит ул аккан су кебек
Гомер бит ул аккан су кебек
Автор:Алексей Петров  
Читайте нас: