

Сигезенче сыйныф укучысы - 14 яшьлек Алина гимназиягә әтисенең мылтыгын алып килгән. Ул биш баланы яралаган, бер кызны үтергән һәм үз-үзенә кул салган.
Бу хәл биология дәресендә була. Кыз соңга калып керә һәм классташларына ата башлый. Укытучы аны туктатырга тырышса да, булдыра алмый. Бәхеткә, балаларның күпчелеге парта астына яшеренә.
Һәлакәт урынында полиция һәм оператив хезмәтләр эшли, гимназия чолгап алынган. Гадәттән тыш хәлнең шартлары ачыклана.
Әлеге кыз башкалар белән аралашмаган, бәләкәй сыйныфлардан ук җәберләүләргә дучар ителгән, дип язалар.
Фото: башинформ