

“Бүген, безнең яугирләребез махсус хәрби операция барышында илебез мәнфәгатьләрен саклаганда, бу истәлекле дата аеруча әһәмияткә ия, – дип билгеләде Азат Сәхәбиев. – Русия тарихына батырлар өлеше – рухи мирасның мөһим өлеше”.
Салкын булуга карамастан, патриотик акциядә мәктәп укучылары катнашып, туган ил тарихына, аның уллары һәм кызларының героик каһарманлыгына ихтирамнарын белдерделәр.
Светлана Шириня.
Фотолар авторы А. Буйлов.