Барлык яңалыклар
Новости
11 декабрь 2023, 17:00

Ак тирмәдә кунакта

Шәһәрнең “Урал-Батыр” милли-мәдәни үзәге каршындагы “Бәләбәй энҗеләре” башкорт фольклор ансамбле (җитәкчесе Анжела Әүбакирова) “Ак тирмәдә кунакта” дип исемләнгән күңел ачу кичәсе оештырды.

Ак тирмәдә кунакта
Ак тирмәдә кунакта

 Кунакка “Ләйсән” башкорт (җитәкчесе Нәзирә Фәрхетдитнова)  “Акчарлак” татар  (Рәзидә Ибатуллина), “Балкыш” татар (Гөлсинә Вәлиева) җыр төркемнәре әгъзалары, шулай ук теләгәннәр кунакка килделәр. 

"Бәләбәй энҗеләре" кунакларны башкорт биюләре тематикасы белән таныштырдылар, кайбер бию элементларын өйрәттеләр, барсы бергә түгәрәккә басып, бер үк төрле хәрәкәтләр ясап, ритаем биеделәр. Яраткан җырлар башкарылды, нәфис сүз осталары классик шагыйрьләрнең һәм үзләренең шигырьләрен укыдылар.

– Бик күңелле булды. Рәхәтләнеп җырладык та, биедек тә. Кичәне Анжела ханым бик оста алып барды. Бергә булу шундый рәхәт. Чакырсалар, тагын барабыз дип торабыз, - ди Рәзидә ханым.

Зәйфә Салихова.

Фотолар: “Урал-Батыр” үзәге сайтыннан.

 

 

Ак тирмәдә кунакта
Ак тирмәдә кунакта
Ак тирмәдә кунакта
Ак тирмәдә кунакта
Автор:Алексей Петров  
Читайте нас: