Барлык яңалыклар
Новости
11 декабрь 2023, 10:15

Республикада яшәүчеләрнең сораулары җәмгыятьнең өлкәнәюе турында сөйли

Башкортстанның Җәмәгать палатасы әгъзасы Рита Некрасова “Башинформ”га Башкортстан Башлыгы белән туры бәйләнешнең үзенчәлекләрен сөйләде. Аның фикеренчә, республика халкы биргән сораулар социаль өлкәнең тотрыклы үсеше, республиканың алга баруы хакында сөйли.

Республикада яшәүчеләрнең сораулары җәмгыятьнең өлкәнәюе турында сөйли
Республикада яшәүчеләрнең сораулары җәмгыятьнең өлкәнәюе турында сөйли

“Быел сораулар икенчерәк. Мәсәлән, социаль өлкәне үстерү: дәваханәләр, мәктәпләр, балалар бакчалары төзү, льготалар алу турында сорауар күп яңгырамады. Бу мондый проблемаларның даими хәл ителү күрсәткече булып тора.

 Социаль инфраструктураны үстерүгә кагылышлы бирелгән аз гына сораулар да бөтенләй икенче. Бу аңлашыла да, чөнки хәл яхшырган саен халыкның ихтыяҗы тагын да югарырак кимәлгә чыга.Шунсы куанычлы: кешеләр шәхсән үзләре өчен генә сорамый, киресенчә, бөтен сораулар да җәмгыять иминлегенә кагыла. Бу җәмгыятебезнең икътисад һәм социаль өлкә белән бергә үсүе, “өлкәнәюе”, җаваплырак була баруы хакында сөйли”, – дигән фикере белән уртаклашты җәмәгатьче.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: