

Фестивальдә Октябрьский, Сибай, Салават, Уфа шәһәрләреннән, шулай ук Гафури, Бәләбәй, Стәрлетамак, Туймазы, Уфа районнарыннан иҗади коллективлар катнаштылар.
Республиканың 90 балалар вокаль һәм бию коллективыннан 24е финалга чыкты, шулардан алтысы – инклюзив.
Приют поселогы Мәдәният йортының “Калинка” өлгеле хореография ансамбле (җитәкчесе Анна Уститнова) “Халык биюе” һәм “Эстрада биюе” номинацияләрендә икенче дәрәҗә лауреатлар дипломнарын алды.
Ә Мәдәният йортының “Креатив” заман биюе өлгеле коллективы (җитәкчесе Дарья Тонких) “Эстрада биюе” номинациясендә өченче дәрәҗә лауреат дипломы алды.
Рәмзилә Камеристова әзерләде.