Новости
12 Декабря 2023, 05:00

Башкортстанда эшсезләрне исәпләделәр

2023 елның октябрь азагына Башкортстан мәшгульлек үзәгендә хезмәт эшчәнлеге белән биләнмәгән 14 мең граждан исәптә торды. Шулардан эшсез сыйфатында рәсми теркәлгәннәренең саны 125,1 мең кеше тәшкил итә, дип хәбәр иттеләр Башстатта.

Добавить в предпочтительные источники Google
Башкортстанда эшсезләрне исәпләделәрБашкортстанда эшсезләрне исәпләделәр
Башкортстанда эшсезләрне исәпләделәр

“Теркәлүче эшсезлек дәрәҗәсе эшче көче санына карата 0, 6 % тәшкил итте”, – дип төгәллек керттеләр республика статистиклары.

Октябрьдә төбәктә эшсез статусын  2,9 мең кеше алды. Ай барышында 2,9 мең кеше эшкә урнашкан.

“Башинформ” элек хәбәр итүенчә, Башкортстанда сайлап алып тикшерү мәгълүматлары буенча, эшче көче саны (15 яшьтән һәм өлкәнрәк)  2023 елның сенетябрендә 1,924 млн кеше тәшкил иткән.

“Башинформ” буенча.

 

 

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас