Барлык яңалыклар
Новости
12 декабрь 2023, 11:00

Русиянең хәрби табиблары яугир аягыннан сугыш снаряды алганнар

ВДВның Тула сединениесе медицина персоналы гаять катлаулы операцияне уңышлы башкарган – махсус хәрби операция зонасында яраланган десантчының аягыннан  шартламаган 33 мм-лы  кыйпылчыклы-фугас снарядын чыгарган. Бу хакта “Аргемунты  недели” газетасы хәбәр итә.

Русиянең хәрби табиблары  яугир аягыннан сугыш снаряды алганнар
Русиянең хәрби табиблары яугир аягыннан сугыш снаряды алганнар

Цыба кушаматлы солдат минага баскан. Беренче ярдәм күрсәтелгәннән соң компьютер томографиясе үткәрелгән, ул аяк эчендә снаряд булуын күрсәткән, ни гаҗәп, әмма ул сөякне зарарламаган.

Цыба башта операция вакытында  врачларның нигә ифрат сакчыллык күрсәтүләрен аңламаган да: медперсонал бронежилетларда  эшләгән.

Операция барышында врачлар саперлар белән тыгыз бәйләнештә булганнар. Операция бик озак барган һәм аны бик сирәкләрдән исәпләргә, медицина  дәреслекләренә кертергә лаек дияргә була.

Снаряд операциядән соң шартлаган.

Фото “Аргументы недели”

Светлана Шириня әзерләде.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: