Барлык яңалыклар
Новости
18 декабрь 2023, 11:00

Мал азыгы бар икән – салкыннар куркыныч түгел

Өсән-Ивановка авылыннан Рамил Закировның крестьян-фермер хуҗалыгында кышка ныклап әзерләнгәннәр. Мөмкин булганча производство биналарын җылытканнар. Җитәрлек итеп печән, салам, фураж әзерләгәннәр. Былтыргыдан да беркадәр калган.

Мал азыгы бар икән – салкыннар куркыныч түгел
Мал азыгы бар икән – салкыннар куркыныч түгел

 – Әйбәтләп ашатсаң, сыерлар хәтта салкын корпуста да өшемиләр. Бездә нигездә мөгезле эре терлекләр, бестужев һәм симменталь токымлы сыерлар асрала, безнең климат шартларына яраклашканнар, – дип сөйләде Рамил Әскать улы.

Терлекчелек копрпусларында 150 мөгезле эре терлек, шул исәптән 70 сыер тотыла. Хуҗалык ит терлекчелеге белән шөгыльләнә. Фермер продукциясен Бәләбәйгең бер фирма кибетенә китерә.

Малларны Ринат Шиһапов карый. Күпбалалы әти  озак еллар әлеге хуҗалыкта эшли һәм фермерның ышанычлы ярдәмчесе булып санала. Бар җирдәгечә, хуҗалык кадрларга кытлык кичерә. Шуңа күрә мал азыгын тарату, тирес тазарту эшләре механикалаштырылган.

Җәен электр көтүче коткарган. Тимер чыбык белән киртәләп алынган көтүлек 150 гектар.

 – Электр көтүче  – ышанычлы һәм бәрәкәтле “хезмәткәр”. Соңгы елларда авыл  җирендә мал көткәгә һәр көн өчен 1500-2000 сум сорыйлар. Әмма шул хакка да көтүче табып булмый, – ди Рамил Закиров.

“БХ” белшмәсе

Район хакимиятенең авыл хуҗалыгы хезмәте мәгълүматы буенча¸әлеге вакытта фермаларда  4008 баш мөгезле эре терлек, 1363 вак маллар, 785 баш ат, 91767 дуңгыз исәпләнә.

9,5 мең тонна печән, 8,4 мең тоннан салам, 13 мең тонна сенаж, 6, 2 мең тонна силос әзерләнгән.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре,  крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре маллар тиешле тәрбия  алсын өчен барлык чараларны да күрәләр.

Римма Солтанова.

Елена Петрова фотолары.

Мал азыгы бар икән – салкыннар куркыныч түгел
Мал азыгы бар икән – салкыннар куркыныч түгел
Мал азыгы бар икән – салкыннар куркыныч түгел
Мал азыгы бар икән – салкыннар куркыныч түгел
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: