Новости
18 Декабря 2023, 11:00

Радий Хәбиров 19 декабрьдә Башкортстан Дәүләт Җыелышына мөрәҗәгатьнамә белән чыгыш ясый

Башкортстан Дәүләт Җыелышында республика җитәкчесе Радий Хәбировның депутатларга мөрәҗәгатьнамә белән чыгыш ясау көне билгеләнде. Республика парламентының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, Дәүләт Җыелышы рәисе Константин Толкачев исеменә Башкортстан Башлыгыннан мөрәҗәгатьнамә датасы 19 декабрь дип күрсәтелгән хат килгән.

Добавить в предпочтительные источники Google
Радий Хәбиров 19 декабрьдә Башкортстан Дәүләт Җыелышына мөрәҗәгатьнамә белән чыгыш ясыйРадий Хәбиров 19 декабрьдә Башкортстан Дәүләт Җыелышына мөрәҗәгатьнамә белән чыгыш ясый
Радий Хәбиров 19 декабрьдә Башкортстан Дәүләт Җыелышына мөрәҗәгатьнамә белән чыгыш ясый

“Башкортстан башлыгы 19 декабрьдә республика парламентына мөрәҗәгатьнамә белән чыгыш ясый, – диде Константин Толкачев. – Депутатлар корпусы өчен бу мөһим вакыйга булып тора. Мөрәҗәгатьнамәдә Башкортстан Башлыгы киләсе елга өстенлекле үсеш юнәлешләре белән таныштыра, заман чакыруларына һәм республиканың идарә итү командасы алдында торган беренче чираттагы бурычларга басым ясый. Парламентның 2024 елгы эшчәнлеге мөрәҗәгатьнамәнең тезисларына нигезләнеп алып барыла һәм законнар чыгару процесын планлаштырганда юнәлеш булып тора”.

 

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас