Комбинатта шәп традиция яши – декабрьдә “Предприятие көнен” билгеләү. Анда елга йомгак ясал, предприятиегә нигез салыну еллыгы (быел 91 нче!) билгеләнә, уңышларга ирешкән хезмәткәрләргә хөрмәт күрсәтелә, бәйрәм концерты оештырыла. Бу – производствоның таянычы булган кешеләрнең кадерен белү, сакчыл мөнәсәбәт үрнәге.
Күптән түгел Бәләбәй сөт комбинатының зур һәм тату гаиләсе Үзәк мәдәният сараена узып баручы елны озату һәм киләчәккә планнар билгеләү өчен җыелды. Очрашуга предприятиенең ветераннарын да чакырдылар.
Тантанада катнашучыларны Бәләбәй районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев, БР авыл хуҗалыгы министры урынбасары Юрий Лысов, Россия Савенсиясе генераль директоры Лоренцо Трашинелли, сөт комбинатының генераль директоры Евгений Линкевич һәм башка җитәкчеләр сәламләделәр. Югары кунакларның һәрберсе алдынгы хезмәткәрләрне бүләкләделәр: 70 кеше төрле дәрәҗәдәге наградалар белән билгеләнде. Ә комбинатта барлыгы 700дән артык хезмәткәр эшли.
Әйткәндәй, шушы көнәрдә комбинатның элекке директоры, Бәләбәй шәһәренең шәрәфле гражданины Николай Максимович Никитенконың тууына 100 ел тулды, аның истәлегенә җылы сүзләр яңгырады.
Матур, җылы чара музыкаль номерлар белән баетылды – башкорт кураеннан алып француз һәм рус телләрендә җырларга кадәр яңгырады. Предприятие турында җыр премьерасы да булды.
Октябрьскийдан “Камертон” вокаль-инструменталь ансамбле коллектив алдында бүләк сыйфатында чыгыш ясады.
Любовь Иванова.
Михаил Яковлев фотолары.