Махсус хәрби операциядә катнашучыларның исемнәрен алар укыган мәктәпләрнең фасадларына куелган гранит такталарда мәңгеләштерделәр. Тантаналар узган атнада Бәләбәйнең 2 нче, 8 нче, 15 нче санлы мәктәпләрендә һәм Иске Семенкино авылында узды. Митингларда геройларның туганнары һәм якыннары, район хакимияте, мәгариф идарәлеге вәкилләре, мәктәп укучылары катнаштылар.
2 нче санлы мәктәп фасадында Мәгубә Сыртлановага истәлекле такта янына хәзер шушы мәктәпне тәмамлаган, үлгәннән соң Батырлык орденына лаек булган Кирьянов Петр Николаевич хөрмәтенә мемориаль такта урнаштырылган.
Гомәров Азат Вәрис улы турында истәлек ул тәмамлаган 8 нче мәктәптә сакланачак. Донецк һәм Луганск Халык Республикалары территорияләрендә махсус хәрби бурычын үтәгән ул үлгәннән соң Батырлык ордены һәм генерал Шаймуратов ордены белән бүләкләнгән.
Мирсаев Марат Ринат улы үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән. Аның истәлегенә гранит тактаны 15 нче санлы туган мәктәбе фасадында урнаштырдылар.
Машнин Сергей Эдуардович – Иске Семенкино егете. Ул Луганск һәм Донецк Республикалары территориясендә махсус бурычларын үтәгән. Изге Георгий ордены – IV дәрәҗә Георгий тәресе, Батырлык ордены белән бүләкләнгән. Мемориаль такта ул укыган авыл мәктәбенең тышкы як стенасына беркетелгән.
Митингларда катнашучылар Батырларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар, мемориаль такталарга чәчкәләр салдылар.
Светлана Шириня әзерләде.
Фотолар: мәгариф идарәлегеннән.