Мәсәлән, декабрьдә колледж “Солдатка посылка” акциясенә кушылды. Укыганнар Яңа елга котлаулар белән плакатлар әзерләделәр, укытучылар составы гуманитар ярдәм өчен акча җыеп, тәмлекәчләр, куертылган сөт, печенье, баурсак һ.б. сатып алды. Егетләр халык фронты ирекмәне София Никифоровага операция зонасына озатырга утын төяште.
Болардан тыш, егетләргә йорт тукмачы да тапшырырга булганнар. Эшне колледжда ук оештырганнар. Укытучыларга ирекмәннәр һәм шәһәрнең битараф булмаган кешеләре дә кушылдылар, – дип сөйләде колледжның тәрбия эше буенча мөдире Гөлназ Шәнгәрәева. – Безнең яугирләребез изге теләкәләр белән әзерләнгән ризыкны да ашап көч тупласыннар, якыннарының, туган йортларының җылысын тойсыннар һәм исән-сау әйләнеп кайтсыннар.
Регина Фәизова әзерләде.