Барлык яңалыклар
Новости
21 декабрь 2023, 15:00

Үлән чәйләре нидән файдалы?

Борын-борыннан күпләр авырып киткәндә генә түгел, болай да төрле үлән чәйләре эчә торган булганнар. Бу файдалы гадәт бүген дә саклана, җәй көннәрендә күпләребез төрле үләнәр җыеп калырга тырыша. Ә кайсы үлән чәе ниндән файдалы икән, белик әле

Үлән чәйләре нидән файдалы?
Үлән чәйләре нидән файдалы?

Ромашка. Иммунитетны күтәрә, салкын тигəндə, эч авыртканда кулланыла һәм тынычландыра.

Мелисса. Нерв системасы какшаганда, йоклый алмаганда, тынычлану өчен эчəргə кирəк.

Имбир. Иммунитетны ныгыта, кан йөрешен, хəтерне яхшырта, ябыгу өчен яхшы.

Бөтнек. Тынычландыру өчен кулланыла.

Юкə чəчəге. Йөткергəннəн, организмнан начар матдəлəрне чыгарырга булыша. Тынычландыра.

Кычыткан. Канны чистарта, бавыр авыртканда да эчəлəр.

Чабыр (чабрец). Тамак авыртудан, баш авыртудан кулланыла.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: