

Бу династия вәкилләре мәктәп тарихында аерым урынны били. Айрат Кашафетдин улы бабасының, революциягә кадәр үз заманының алдынгы карашлы мәгърифәтчесе, үз исәбенә Мәтәүбаш авылында мәдрәсә ачтырып балалар укыткан Фазлетдин хәзрәтнең, ә аннан соң әтисе – авылда беренче совет мәктәбенә нигез салучы, Ленин ордены кавалеры Кашафетдин Фазлетдин улының эшен лаеклы дәвам итүче булды. Һәрбер ир-атка тиеш булганча, кыз һәм уллар үстереп, яраткан һөнәрен улы Эльдарга да тапшыруы белән лаеклы рәвештә горурланды. Күпсанлы укучыларының яраткан укытучысы, дистәләгән укытучылар өчен тәҗрибәле остаз Айрат Кашафетдин улы үзенең искиткеч мөмкинлекләрен ике өлкәдә: тарих укытучысы, мәктәп директоры һәм урындагы колхоз рәисе буларак күрсәтте. Абруйлы шәхес образы дистәләрчә еллар укучыларының гомер юлын яктырта.
Башта Бәләбәй педучилищесын, аннан соң Башкортстан дәүләт университетын тәмамлаган Айрат Кашафетдин улы бар булмышы, табигый сәләте буенча укытучы, оештыручы булды. Шуңа күрә дә аңа икенче җаваплы участокны – колхоз җитәкчесе вазыйфасын ышанып тапшырдылар .
Бу эшкә ул 15 ел гомерен багышлады. Мәтәүбаш халкы өчен бу еллар истәлекле дә, кадерле дә. Салам түбәләрне калай түбәгә алыштыру, юллар, колхоз объектлары төзү, керосин лампасын электр утына алыштыру, авыл урамнарына су китерү дисеңме – бихисап саваплы эшләр башкарды оста җитәкче! Авыл халкы бүген дә игелекле эшләре өчен аңа чиксез рәхмәт укый.
Оста пропагандист, югары культуралы, киң эрудицияле укытучыбыз яшьлегендә сәхнәләрдә өздереп тальян гармунда уйнавы, спектакльләрдә уйнаган рольләре белән дә сокландырды. Ә аның ораторлыгы!
Ул яхшы гаилә башлыгы, менә дигән балалар тәрбияләде. Кызлары Галия – Уфа авиация университетын тәмамлаган белгеч, улы Иршат аграр университетында белем алган, хәзерге көндә Бәләбәй мәгълүмат үзәген җитәкли, шәһәр һәм районыбызда хөрмәтле кешеләрнең берсе.
Ә кече улы Эльдар – чит телләр белгече, ата-бабаларының изге һөнәрен дәвам итүче, тормыш иптәше Ләлә ханым белән Эфиопия, Һиндстан, Вьетнам илләре илчелекләре мәктәпләрендә эшләделәр. Бүгенге көндә алар Кытай Халык Республикасында хезмәт куялар.
Ни кызганыч, кеше гомере бик кыска шул. Айрат Кашафетдин улының тормыш иптәше, Мәтәүбаш урта мәктәбенең беренче Башкортостанның атказанган укытучысы Римма Хәлил кызы арабыздан вакытсызрак китте. Айрат Кашафетдин улының ирешелгән казанышларында аның да өлеше зур. Яраткан укытучыбызның якты образы һәрвакыт безнең күңелләрдә.
Зур хезмәтләре өчен Айрат Кашафетдин улының күкрәген Хезмәт Кызыл Байрак ордены, күп медальләр бизәде. Туган мәктәбебез, авылыбыз үзенең мондый кешеләре белән хаклы рәвештә горурлана.
Исән булса, хәзер аңа 90 яшь булыр иде. Шушы уңайдан хөрмәтле укытучыбыз, остазыбызның олуг юбилеен искә алып, мәктәп коллективы хәтер кичәсен үткәрергә әзерләнә. Абруйлы авылдашыбызның юбилее – гаиләсе, мәктәп өчен генә түгел, ә бөтен авылдашлар өчен бәйрәм.
Айрат Кашафетдин улының якты истәлеге күпсанлы укучыларының, укытучылар коллективының, авылдашларның хәтерендә мәңге сакланыр.
ГабидәЕркеева,
мәктәпнең элекке директоры.