Мондый бәйрәмдә бернәрсәдән дә баш тартмау, рәхәтләнеп күңел ачу йоласы бар. Ләкин нәкъ Яңа ел каникулында күпләрдә хроник авырулар кискенләшә. Табипларга гастрит, холецистит, ашказан чи ярасы, йөрәк һәм кан тамырлары чирләре белән мөрәҗәгать итәләр.
Яңа ел төнендә артыгын ашамас өчен диетологлар 31 декабрьдә гадәти иртәнге, төшке һәм кичке аштан баш тартмаска, ә “авыр” яңа ел салатларын җиңел ашамлыкларга – канапега, брускетларга алмаштырырга тәкъдим итә. Шулай ук пешерелгән яшелчәләр җиңел эшкәртелә.
Ял көннәрендә күбрәк саф һавада йөрегез. Алкоголь белән мавыкмагыз һәм салкында аның белән җылынам дип маташмагыз. Спиртлы эчемлек ялган җылылык тойгысы бирә, исерек кеше суык хәвефен дөрес бәяли алмый, ә бу салкын тидерүгә, өшүгә, хәтта туңуга китерергә мөмкин.
Зәйфә Салихова әзерләде