Новости
27 Декабря 2023, 13:00

Акыллы фикерләр

*** Телескоп аша кояшка ике тапкыр гына карарга була. Башта уң күз, аннан сул күз белән.

title
Акыллы фикерләрАкыллы фикерләр
Акыллы фикерләр

* * *

Оныкларыгызны яратыгыз. Алар балаларыгыздан үч алачак.

* * *

Балаларыгызны кыерсытмагыз. Чөнки алар бервакыт сезгә картлар йорты сайлаячак.

* * *

Кызлар кияүгә чыгар өчен киләчәге зур булган егетләрне эзли. Егетләр исә узганы зур булмаган кызларны үз күрүчән.

* * *

Сәбәпсез көлү – ахмак, яки сылу кыз булу билгесе.

* * *

Бөтен күбекләнгән сары әйбер дә сыра түгел.

* * *

Шуышырга дип туган башка кәкәй итми.

* * *

Су кызы белән очрашу икеләтә шатлыклы: мәхәббәт тә, уха да!

* * *

Папуаслар бер-берсенә дус, иптәш һәм азык.

* * *

Эше белән алдыра алмаган хатын-кыз түше белән алдыра.

* * *

Самогон куу – алкашларның партизан хәрәкәте.

* * *

Зур корабка – зур айсберг!

***

 Эше белән алдыра алмаган хатын-кыз түше белән алдыра.

Фото: freepik.com

Автор:Мөнир Вафин

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас